1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ноябрь аена йолдызлар фаразы
2016 елның ноябрь ае эш өлкәсендә күңелле үзгәрешләр алып киләчәк. Гомумән, ай күпләр өчен уңышлы булыр дип көтелә. Октябрь аендагы борчу-мәшәкатьләрнең юкка чыгуын сизми дә калырсыз. Тирә-якта шатлык хөкем сөрәчәк. Сөйгән ярын әлегә кадәр очратмаганнарга йолдызлар ноябрь ахырында күңелле мәхәббәт маҗаралары вәгъдә итә. Кучкар. Сездәге энергия эш башкарырга гына түгел,...
-
Чиләбе кешесе Татарстанда 40 килограммлы җәен тоткан – фото
Чиләбе кешесе Сергей Козин Татарстанда 41,7 килограммлы җәен балыгы тоткан. Бу әлегә аның кармагына эләккән иң зур балык. Зур балык турында хыялланып, Сергей үзенең Алексей исемле иптәше белән Уралдан Минзәләгә килгән. Җәен балыгын алар өч көн аулаган. "Бездә Чиләбедә җәеннәр юк, бу җәен мин тоткан иң зур балык. Ләкин Кама,...
-
Солдат итеген киясе килмәсә...
Газетабызда инде хәбәр ителгәнчә, 1 октябрьдә Кораллы Көчләр сафларына көзге чакырылыш башланды. Россиядә 152 меңләп, Бөгелмәдән 100дән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Әмма арада солдат итеге кияргә теләмәүчеләр дә бар икән. Бөгелмәдә андыйлар - 22 кеше. Шуларның берсенә карата инде җинаять эше дә кузгатылган. Аңа хәзер зур суммада штраф түләү,...
-
Ашамлыкларга - төсле тамгалар
Русиядә файдалы азык-төлекне - яшел, ә сәламәтлек өчен чагыштырмача зыянлыларын кызыл төс белән тамгаларга җыеналар. Илнең баш санитар табибы Анна Попова шулай дип белдерде. "Без ашамлыкларны яңача маркалау - төс индикациясе дигән әйбер кертергә булдык. Файдалылары яшел төс белән аерылып торачак, зыянсызлары - сары, ә составында шикәр, тоз, төрле өстәмәләр...
-
Дүрт аяклы бала туган
Мозамбикта ике пар аяклы бала туган. Әлеге илдә бер ай эчендә бу икенче шундый очрак икән. Баланың әти-әнисе яшәгән провинциядә УЗИ булмау сәбәпле, алдан әлеге тайпылыш хакында белмәгәннәр. Белгечләр әлеге күренешне игезәк сыңарының берсе дөрес үсеш алмаганлыктан дип фаразлый. http://shahrikazan.com/
-
Яраткан табибны яклап
Татарстанда "Иң яраткан балалар табибы" дигән исемгә лаек педиатрның кем икәнен ачыклау өчен тавыш бирү башланды (www.bestpediatr.ru сылтамасы белән керергә). Интернетта иң күп тавыш җыйган 34 табиб-лауреат быел 6 декабрь көнне Казанның "Корстон" ял итү-мәдәният үзәгенә чакырылачак.
-
2016 елның ноябрь аенда истәлекле көннәр һәм бәйрәм даталары
1 ноябрь - Суд приставы көне. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясен кабул иткән көн. 7 ноябрь - Теләктәшлек һәм татулык көне. Октябрь революциясе көне. 9 ноябрь - Халыкара фашизм, расизм һәм антисемитизмга каршы көрәш көне. 10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне....
-
Мондый һәлакәтләр дә була
Бозлавык 45 яшьлек ирнең башына җитә. Тәүлекнең караңгы вакытында ат арбасында барганда ул идарәне югалта һәм арба белән әйләнеп капланып үлә. Бу хәл 31 октябрьдә Чистай-Аксубай-Нурлат юлында була.
-
5 ноябрь көнне бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын “Көзге киномарафон”да катнашырга чакырабыз
Үзәкләштерелгән клублар системасының кино-видео хезмәте күрсәтү бүлеге 5 ноябрь көнне барыгызны да "Көзге киномарафон"да катнашырга чакыра. Бу көнне Техника йортында түбәндәге фильмнар күрсәтеләчәк: Сәгать 10да - "КОКОША - МАЛЕНЬКИЙ ДРАКОН". 0+. Мультфильм. Сәгать 12дә - "РОБИНЗОН КРУЗО: ОЧЕНЬ ОБИТАЕМЫЙ ОСТРОВ". 6+. Мультфильм, комедия, маҗаралар. Гаилә белән карау өчен кызык. 14...
-
Бөгелмәнең балалар табибәсе Светлана Шварц бик тә мөһим өч киңәш бирә
Бөгелмә балалар хастаханәсе поликлиникасының беренче бүлеге мөдире, балалар табибәсе (педиатр) Светлана Шварц баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен бик тә мөһим булган өч киңәш бирә. Шулай ук катгый "ярамый"лар да өчәү. Сәламәтлек сәламәт яшәү рәвешенә бәйле, дип саный табибә Светлана Андреевна: "Ә сәламәт тормыш рәвеше, беренче чиратта, гаиләдә алып барылырга тиеш....
-
Бөгелмәнең үзәк урамнарында юл иминлеге темасына багышланган акция уздырдылар
"Радуга" үзәге социаль педагоглары Бөгелмәнең үзәк урамнарында юл иминлеге темасына багышланган акция уздырдылар. Белгечләр автомобиль юлларының җәяүлеләр өчен гаять югары куркыныч чыганагы булуын әйтә. Балалар өчен - бигрәк тә. Аларның юлдагы иминлеге турында янәшәдә булган олы кешеләр кайгыртырга тиеш. Туганымы ул, чит кеше баласымы - монысы мөһим түгел. Транспорт йөртүчеләр...
-
Бөгелмәдә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр
Бөгелмә "Радуга!" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда эшләргә өйрәтү буенча күрсәтмә дәрес булып узды. Ул "Интернет - озын гомер" дигән махсус проект кысаларында оештырылды. Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрдә югары технологияләргә карата каршылыклар һәм мәгълүмати чикләнгәнлек киртәсен узарга булышу, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру,...
-
Театрга бардык, ләззәт алдык
Алга посёлогында яшәүче өлкән яшьтәгеләр сәхнәләштерелгән тамашаларны бигрәк тә ярата. Менә берничә ел инде алар зур мәдәният дөньясына "чыгу" һәм профессиональ артистларның уенын карап соклану мөмкинлегенә ия. Соңгы көннәрдә, мәсәлән, социаль хезмәткәр Рузалия Мәрданова үз карамагындагылар һәм шулай ук Алга халкын Бөгелмә драма театрына алып бару хәстәрен күреп яшәде. 1...
-
Юл газабы гүр газабы булмасын
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 31 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 477 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 47 кешенең гомере өзелгән, 535 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 225е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 4 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 246. 18 октябрьдә Татарстанда исерек...
-
Фатир откан бала Данияр исемле
Түбән Кама хакимияте шәһәр төзелгәннән бирле туган 150 меңенче балага фатир бирергә карар иткән иде. Ниһаять, бәхетле бала туды. Ул Галиевлар гаиләсендә икенче бала. Аңа Данияр дип исем кушканнар. Гаилә бер бүлмәле яңа фатирга ноябрь аенда ук күченә алачак. Баланың әти-әнисе «Нижнекамскнефтехим»да эшли. Әнисе кладовщик, әтисе - участок мастеры.